Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Кухня» сериалы йолдызы Марк Богатырев өйләнгән

Өч ел очрашып йөргәннән соң, актриса Татьяна Арнтгольц Марк Богатыревка кияүгә чыккан.

Актриса Татьяна Арнтгольц һәм Марк Богатырев Мәскәүдә яшерен генә тантана ясап, өйләнешкән. Туйга иң якын кешеләре генә чакырулы булган.

Алар инде 2017 елдан бирле очраша. «Наживка для ангела» сериалын төшергәндә танышканнар һәм яшертен генә очрашып йөргәннәр.

Моңа кадәр Татьяна актер Иван Жидков белән яшәгән. Аларның уртак кызы Мария үсеп килә. Аннары Татьяна театр артисты Григорий Антипенко белән очрашкан.

Богатырев шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Берничә ел элек Надежда исемле кыз белән очрашуы билгеле.

Фото: https://www.instagram.com/marchi25

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/12-11-2020/kuhnya-serialy-yoldyzy-mark-bogatyrev-yasherep-ken-yl-ng-n-5784652

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев