Ковид китмәде әле
Баулы районында коронавирус инфекциясе йогуның тагын бер (тугызынчы) очрагы ачыкланды.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Сабитова хәбәр иткәнчә, пандемия башланганнан бирле безнең районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның тугыз очрагы ачыкланган, җиде кеше терелгән, берсе вафат булган. 11 августка булган мәгълүматка караганда, Баулы районында коронавирус инфекцияле бер авыру һәм аның белән элемтәдә булган бер кеше исәпләнә. Икесе дә хастаханәдә.
Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков сүзләренчә, тулаем алганда, районда хәл тотрыклы, якын арада хастаханәдә пациентларны планлы кабул итү башланачак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев