Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Космонавтика көнендә Баулыда тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны район Башкарма комитеты җитэкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Надежда Четвертакова котладылар.

Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев