Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коронавирусның беренче билгеләре аталды

Кытайдан тыш зарарлану очраклары Гонконг, Макао, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непаль, Франция, Австралия һәм Малайзиядә теркәлгән.

Кытай табиблары коронавирусның яңа төре белән зарарлануның беренче билгеләрен атады. Бу хакта «Синьхуа»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Уханя университеты каршындагы хастаханә белгечләре салкын тию яки гриппны хәтерләтә торган симптомнарның авыруның соңгы стадияләрендә күренүен, ә башында пневмония үсешенең типик халәттә булмавын ачыклаган.

Әйтик, яңа зарарланган кешеләрне тикшерү нәтиҗәсендә, табиблар коронавирусның беренче симптомнары арасында диарея, күңел болгану һәм ашкайнату системасы белән башка проблемалар, баш авырту, шулай ук сирәк очракларда – йөрәк тибү, күкрәк кысылу булырга мөмкинлеген ачыклаган.

Табиблар билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда инфекциялеләрдә авыруның типик булмаган билгеләре генә күзәтелгән, температура күтәрелмәгән, шуңа күрә куркыныч вирусны өстәмә анализлардан соң гына ачыклый алганнар.

Декабрь ахырында Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына илнең үзәк өлешендә урнашкан Ухань шәһәрендә билгесез пневмония килеп чыгуы турында хәбәр итте. Белгечләр авыру тудырган чыганакны ачыклаган - бу коронавирус 2019-nCoV.

Кытайдан тыш зарарлану очраклары Гонконг, Макао, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непале, Франция, Австралия һәм Малайзиядә теркәлгән. Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, Кытайда 1975 кеше чир йоктырган, аларның 56сы үлгән.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-01-2020/koronavirusny-berenche-bilgel-re-ataldy-5718593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев