Коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән
СOVID-19 йогу расланган хатын-кыз хастаханәгә салынган.
Баулы районы баш санитария табибы Галина Алатырева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хатын-кыз Бөгелмәдә провизор госпиталендә дәвалана. Аның белән аралашкан 11 кеше ике атна медиклар һәм полиция хезмәткәрләре күзәтүендә булачак.
2 июльгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда коронавирус белән авыруның 39 очрагы теркәлгән. Яңа вирус теркәлә башлаганнан бирле, республикада 4634 очрак ачыкланган. Аларның 3472се терелгән, 1146сы дәвалана.
Фото: pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев