Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коронавирус әлегә чигенми

17 июньгә булган мәгълүмат буенча, пандемия башланганнан бирле Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе йогу нәтиҗәсендә 112 кеше авырган, аларның уникесе вафат булган.

Хәзерге вакытта өч кеше авырый, аларның берсе хастаханәдә ята, икесе  амбулатор режимда дәвалана. Авырулар белән контактта булган кешеләр саны – тугыз. Бу турыда редакциягә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе территориаль  бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте. Ул шулай ук үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны да артуын әйтте.

Үзәк район хастаханәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбызда “Спутник V” прививкасының беренче өлешен 4585 кеше кадаткан, 3324 кеше икенче өлешен дә алган.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканы үзәк район хастаханәсе поликлиникасында прививка кабинетында эш көннәрендә 8 дән 19 сәгатькә кадәр ясатырга була. Көннең беренче яртысында вакцинаның беренче компонентын, икенче яртысында икенче өлешен ясыйлар.

Фото: pixabay.com

 

Шәһәрдә Covid-19га каршы прививка ясау буенча өстәмә кабинет “Ватан” яшьләр клубында  9 дан 12 сәгатькә кадәр эш көннәрендә кабул итә. Авылларда яшәүчеләргә прививка ясату өчен яшәү урыны буенча фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев