Корбан бәйрәменә дә күп калмады
Быел Корбан бәйрәме 16 июньдә билгеләп үтелә. Бу көнне районның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хәбәр иткәнчә, бәйрәм иртәнге сәгать 6нчы яртыда Коръән аятьләре уку белән башланачак. Бәйрәм вәгазе – сәгать 6да, гает намазы 7нче яртыда була.
Күмәк намаздан соң, корбан чалу йоласы үткәрелә. Авылларда, гадәттә, аны һәркем үз хуҗалыгында башкара. Мәчеттә уздырырга теләүчеләр дә була.
Әнвәр хәзрәт сүзләренә караганда, Баулының “Өмет” мәчетендә корбан чалу өчен махсус урын бар, район фермерлары корбанлык малны алып килә. Корбан чалдырырга теләүчеләргә алардан сатып алу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев