Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Коммунальчыларга коррупция турында сөйләделәр

Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева шәһәр төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә уздырды. Ул Татарстанда һәм Баулы районында коррупциягә каршы эшчәнлек юнәлешендә үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Хәзерге заманда Россиядә коррупция – илнең җитди проблемаларының берсе буларак карала. Ул Россиянең сәяси һәм икътисади үсеше өчен мөһим киртә булып тора.

Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру барлык юнәлешләр буенча алып барыла – тәрбия һәм юридик агартудан башлап, дәүләт хезмәткәрләрен керемнәре законлыгын тикшерүгә кадәр.

Республикада “Ачык Татарстан” электрон проектының актив үсеше коррупция очракларын мөмкин кадәр киметүгә йогынты ясый. Әлеге проект кысаларында “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталы, шулай ук “Халык контроле”, “Халык экспертизасы”, “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмат системалары эшли.

Альбина Нәҗмиева сүзләренә караганда, “Ачык Татарстан” проекты кысаларында “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк”нең Баулы филиалы агымдагы елның 11 аенда хезмәт күрсәтүгә 11342 гариза кабул иткән, аларның 10717се – дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә, 625е – муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә. “Электрон балалар бакчасы” системасында өч яшькә кадәр 259 бала теркәлгән, аларның 29ы – ташламалы чиратта. Агымдагы елда Баулы районы җирле үзидарә органнарына гражданнардан 821 мөрәҗәгать кергән, 202се – “Халык контроле” системасы аша. 2020 елда коррупция фактлары турында мөрәҗәгатьләр булмаган.

Баулы районында коррупциягә каршы эшчәнлек 2015-2023 елларга расланган, коррупциягә каршы программаны һәм 2018-2023 елларга коррупциягә каршы тору илкүләм планын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Әлеге план һәм программаны үтәү барышында, коррупциягә каршы тору буенча 64 норматив акт кабул ителгән. 604 норматив-хокукый проектка карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, ведомство карамагындагы 64 оешма уставларына мәнфәгатьләр низагын булдырмау, җайга салу мәсьәләләрен көйләүгә кагылышлы нормаларына үзгәрешләр кертелгән, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрдә эшләүче 1998 хезмәткәрнең хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертелгән.

   Җирле үзидарә органнарында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы Алия Хәйруллина билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы сәясәт муниципаль хезмәткәрләрне тикшерү юнәлешендә дә алып барыла. Агымдагы елда 91 (барлык хезмәткәрләрнең 100 процентын тәшкил итә) муниципаль хезмәткәрнең керемнәре турындагы мәгълүмат анализланган. Бүгенге көндә 82 муниципаль хезмәткәрнең дипломы чын булу-булмау тикшерелгән, 45тән артык белем бирү учреждениесенә запрос җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре закон бозулар булмавын күрсәткән.

Муниципаль программаны үтәү кысаларында, укучыларда һәм студентларда коррупциягә каршы караш формалаштыру максатыннан, агымдагы елда коррупциягә каршы темага 150дән артык чара үткәрелгән.

Мондый очрашу “Водоканал” предприятиесендә дә оештырылган.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев