Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кисеп алынган кебек: яртылаш өй тарихы

Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында шушындый яртылаш йортта яшәп яталар.

Аның хуҗасы - Камил Гыйззәтуллин, бүген анда үзенең икенче хатыны белән гомер кичерә. 15 еллар элек янында кирпечтән йорт төзи башлый, әмма мөмкинлеге булмаганлыктан эш туктатыла. Өстәвенә 2017 елда авариягә эләккәч, инвалид кала, табиблар аны көчкә үлемнән коткара. Беренче хатыннан булган улы белән кызы бар, тик алар әтиләрен килеп караганнары да юк.

Әлеге 1961 елгы өй ике гаиләгә исәпләнгән булган. Уң яктагы күршесе Шәүкәт Галимов 14-15 ел элек яңа йорт торгызып чыга. Бүген өендә генә ята, йөри алмый, Камил кебек үк инвалид, янында малае гына бар. Әле Әфган сугышы ветераны да икән. Ә инде элек яшәгән йортның яртысын яңа йортны төзер өчен җир җитсенгә кисеп алган. Дөрес, күршесе Камил салкынлыктан интекмәсен өчен үзенең ягындагы стенасын җылытып тышлап куйган.

Тулырак: shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ