Киләсе уку елында стипендияләр күпме булачак?
Илнең мәгариф өчен җавап бирә торган министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән стипендияләр күләмен әйтте.
1 сентябрьдән алып Россия югары уку йортларында базалы стипендия күләме 1755 сум тәшкил итәчәк.
Көллиятләрдә һәм техникумнарда минималь стипендия 638 сум тәшкил итәчәк. Индексация күләме 4 процент булыр дип көтелә.
1 сентябрьдән социаль стипендияләр дә арта. Югары уку йорты студентларына 2634 сум, ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 958 сум түләнеләчәк.
Узган уку елы белән чагыштырганда, уку йортларында стипендия фонды 3,3 млрд сумга арттырылган һәм хәзер 53,2 млрд сум тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kilse-uku-elynda-stipendiyalr-kpme-bulachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев