Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләсе елга Татарстанда балалар бакчасында туклану бәясе көнгә 125 сумга кадәр арта

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2021 елда ата-аналар өчен түләү артканнан соң, республика балалар бакчаларында туклану ничек оештырылачагы турында аңлаттылар.

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчаларында туклану бәясе 5 сумга арта һәм көнгә 125 сум булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» корреспондентына ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.

«Хәзер туклану бәясе көнгә уртача 120 сум тәшкил итә. Яңа елдан 4 процентка артачак, бу — 5 сум. Шулай итеп, туклану бәясе көнгә 125 сум тәшкил итәчәк», — диде ул.

2021 елның 1 гыйнварыннан республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу арту-индексациягә бәйле рәвештә мәҗбүри чара, һәм ул, нигездә, туклануны оештыруга чыгымнар арту белән бәйле. Әмма балалар бакчаларында туклану сизелерлек үзгәрмәячәк.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфаты яхшы, без аны контрольдә тотабыз. Җәмәгать контроле бар, ата-аналар контроле дә бар. Иртән балалар бакчаларында азык-төлек продуктларын салуны ата-аналар комитеты һәм мөдирләр контрольдә тота», — диде матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук бала нинди дә булса сәбәпләр аркасында балалар бакчасына йөрмәсә, ата-аналар туклану өчен түләмәячәк, дип искәртте. Яңа елда абонент түләве күләме үзгәрмәячәк һәм 685 сум тәшкил итәчәк.

Фото: yandex.ru/

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/science/12-11-2020/kil-se-elga-tatarstanda-balalar-bakchasynda-tuklanu-b-yase-k-ng-125-sumga-kad-r-arta-5785138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев