Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык сынамышлары ни юрый?

Кайвакыт өй җыештыру өчен дә, кәефнең күтәренке булуы кирәк. Сер итеп әйтергә булдык, атнаның кайсы көнендә өй җыештыруга карап, акча да җәлеп итәргә була икән.

Дүшәмбе идән себерергә ярамый – акча югалту куркынычы бар.

Сишәмбе көнне өй җыештырсагыз, яшереп куйган яки югалган акчаны табарга мөмкинсез.

Чәршәмбе өй җыештытырга яратучылар сәүдә эшендә уңышка ирешәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне акчасызлыктан котылалар. Ачык тәрәзәләрдән ярлылык энергиясе тышка чыгып китә.

Җомга көнне идән себерү акча югалтуга китерергә мөмкин.

Шимбә көнне өй җыештырып, үзегезгә акча чакырасыз.

Якшәмбе өй җыештыру өчен каралмаган. Бу көнне сез акчаны өегездән себереп чыгарасыз.

Әлбәттә, һәр көн – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән зур бүләк. Кайсы көнне нинди эшкә тотынуыгызга карамастан, уңышлы булсын!

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/akcha-yukmy-oy-yeshtyr-khalyk-synamyshlary-ni-yuryy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев