Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәгазьгә элеккеге бәяләр кайчан кире кайтачагын аңлаттылар

Кәгазь җитмәү һәм бәяләр күтәрелү аны җитештерү, шулай ук ихтыяҗ һәм аның күләме чагышмау аркасында килеп чыккан.

Бу хакта InfoLine мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Иван Федяков сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Ленинград өлкәсенең бер компаниясе кәгазь җитештерүне туктаткан. Завод Көнбатыш илләре керткән санкцияләр аркасында чит ил химик реактивларын куллана алмады. Шул сәбәпле SvetoCopy маркалы кәгазь чыгарылмаган.

Эксперт ассызыклаганча, 2-3 атна дәвамында склад запаслары сатылып беткән. Хәзер шундый ук сыйфатлы кәгазь җитештерүне җайга салырга тырышалар. Әгәр эксперимент уңышлы булса, бәяләр элеккегечә калачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев