Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кечкенә баулылы океан артыннан “яңа” йөрәк белән кайтты

Газетабызның алдагы саннарында йөрәк авыруы булган кечкенә Эльмир Шаһвәлиев хакында язган идек инде. Аның йөрәге уң якта урнашкан, шуңа да организмы өчен авырлыклар тудырган. Аңа Американың Бостон шәһәрендәге балалар клиникасында операция ясау кирәк булды. Моның өчен Шахвәлиевлар гаиләсе 19 миллион сумны битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыя алды.

Ниһаять, күптән көтелгән операция Америкада уңышлы гына ясалып, хәзер инде Эльмир туган ягына кайтты. Бүгенге көндә кечкенә генә батыр егет йөгереп йөри. Шунысын да әйтергә кирәк, Эльмир Америкага әнисе Эльмира һәм әтисе Ильвир белән барды.

– Без Бостонда барлыгы 41 көн булдык, – ди Эльмирның әнисе Эльмира. – Иң беренче булып клиникада чит илдән килүчеләр белән эшли торган менеджер белән очраштык. Ул ябык кына негр хатыны иде. Монитор ярдәмендә аңлаштык. Ул безгә бар нәрсәне күрсәтте, аңлатты. Ә инде операция ясаучы хирург белән без 13 июль көнне очраштык. Олы яшьләрдәге ир-ат тыныч кына улыбызны карады, операция вакытында нәрсә эшләячәге хакында сөйләде. Әлбәттә, тәрҗемәче ярдәме белән.

Эльмирга операция алдыннан тикшеренүләр үтәргә туры килә. Ә инде операция көнне баланы иртәнге сәгать 10да алып кереп китеп, кичке сәгать биштән соң гына чыгаралар.

– Беренче көнне операциядән соң улыбыз йоклады, – ди Эльмира. – Икенче көнне төшкә кадәр табиблар уята башладылар. Үзе сулыш алсын өчен авызыннан трубкасын алдылар. Күзен ачу белән тавышы чыкмады, хәрәкәтләнә башлады. 15 июль көнне реанимациядән кардиохирургия бүлеге палатасына күчерделәр. Дүрт көн буена селкенмичә дә ятып торды. Көчле авыртуларны баса торган дарулар кабул итте.

Эльмирның әнисе сүзләренчә, реанимациядә бала уяну белән бозлы су, сөт, соклар бирәләр.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Эльмира  Шаһвәлиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ