Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күчемсез милекне читтән торып та рәсмиләштереп була

Хәзер россиялеләрнең күчемсез милекне илнең теләсә кайсы территориясендә рәсмиләштерү мөмкинлеге бар, һәм моның өчен беркая да барырга кирәкми.

Күчемсез милекне читтән торып рәсмиләштерү популярлаша бара, чөнки әлеге ысул гражданнарның вакытын һәм финанс чыгымнарын киметә. Күчемсез милекнең кайда урнашуына һәм аның хуҗасының кайда яшәвенә карамастан, милекне теләсә кайсы төбәктә рәсмиләштерү мөмкинлеге турында Татарстан Кадастр палатасының районара бүлеге начальнигы Марина Хәкимҗанова сөйләде.

  • Татарстан халкының күчемсез милекне экстерриториаль принцип буенча рәсмиләштерү мөмкинлеге 2017 елда “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы закон үз көченә кергәннән соң барлыкка килде, – дип аңлатты Марина Хәкимҗанова. – Димәк, хокуклар, килешүләр, чикләүләр һәм йөкләмәләрне теркәү күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча, кәгазь документлар тапшыру урыны буенча булдырылган электрон документлар нигезендә башкарыла. Мәсәлән, Татарстан кешесенә, күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен, Краснодар краена бару мәҗбүри түгел. Ул кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле документларны даими яшәү төбәгендә бирә ала.

Марина Хәкимҗанова сүзләренә караганда, башка регионда урнашкан объект буенча кабул ителгән документлар электрон төргә күчерелә һәм сакланучы элемтә челтәрләре буенча объект урнашкан урын буенча теркәү органына җибәрелә. Кадастр палатасыннан экстерриториаль принцип буенча бирелгән документлар килгәннән соң, Татарстан Росреестрында документлар белән алдан эш алып барыла: алар кире кайтару өчен нигез булу-булмавы тикшерелә. Документлар белән барысы да тәртиптә булса, алар объект урнашкан төбәккә электрон рәвештә җибәрелә.

– Хезмәт күрсәтү вакыты дәүләт кадастр исәбенә алу өчен – биш эш көне, хокукларны дәүләт теркәве өчен – җиде эш көне, дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәве өчен бер үк вакытта гариза тапшырганда ун эш көне тәшкил итә. Гариза бирүче әзер документларны мөрәҗәгать иткән җирдән ала, – дип билгеләп үтте Марина Хәкимҗанова.

Хокукларны экстерриториаль принцип буенча теркәү буенча хезмәт күрсәтү өчен Россиянең һәр субъектында аерым офислар бүлеп бирелгән. Татарстанда да шундый офислар бар. Баулылар Әлмәт шәһәрендә урнашкан офиска (Герцен урамы, 86) мөрәҗәгать итә ала.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев