Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим иттеләр

Онлайн-мәдрәсә проектын Татарстан Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашырды.

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә тәкъдим иттеләр.

«Туган тел елын йомгаклап һәм республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан мөфтияте һәм „Хозур“ нәшрият йорты татар телендә беренче онлайн мәдрәсә булдырды. Биредә уку-укыту тулысынча татар телендә булачак», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның сүзләренчә, дәресләрне видео, аудио һәм текст форматында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернетка тоташкан теләсә кайсы җайланмадан үзләштерергә мөмкин.

Онлайн-мәдрәсәдә барлыгы 7 юнәлеш буенча укытачаклар. Лекцияләрнең эчтәлеге нәзарәт методистлары тарафыннан төзелгән.

Остазлар итеп республиканың югары дини уку йортларында белем алган һәм Диния нәзарәтенең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче Шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар билгеләнгән.

Укырга теләүчеләргә medrese.tatar сайтына керергә, яисә Play Market һәм App Store’дан «Татар мәдрәсәсе» дип аталган мобиль кушымта күчереп алырга мөмкин.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/religion/20-01-2021/kazanda-berenche-tatar-onlayn-m-dr-s-sen-t-k-dim-ittel-r-5800225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев