Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны Петербургка озатканнар

Төньяк башкалада балаларны үтерүдә шикләнелүче кабат психиатрия экспертизасы узачак.

2021 елның маенда Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны Санкт-Петербургка озатканнар. Исегезгә төшерәбез, 19 яшьлек егет кулыннан 9 кеше һәлак булды, тагын 32се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган иде. Илназга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

– Галәвиев чыннан да Петербургта, – дип белдергән "КП-Петербург"ка шикләнелүченең адвокаты Алексей Васильев.

Төньяк башкаласына Казан мәктәбендә ату оештыруда гаепләнүче күптән китерелгән. Беренче экспертиза Илназ Галявиевны үз-үзен белештерми торган хәлдә дип таныган. Шуннан соң үтерелгән укучыларның ата-аналары әлеге процедураны кабат үткәрүне таләп иткән. Күрәсең, хәзер Галявиев Петербургта кабат психиатрия экспертизасы уза. "КП" журналистлары сорауларына җавап биреп, аның адвокаты бу мәгълүматларны кире какмаган.


Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-gimnaziyasend-atysh-oeshtyrgan-ilnaz-galvievny-peterburgka-ozatkannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев