Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тикшерү комитетында Галәвиевның психиатрия экспертизасы төгәлләнмәгәнлеген әйттеләр

Элек Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган» дип танулары хәбәр ителгән иде.

Россия Тикшерү комитетында Казан мәктәбендә балаларны һәм педагогларны аткан Илназ Галәвиевка карата экспертиза төгәлләнмәгән, дип белдерделәр.

Интерфакс хәбәр итүенчә, ведомство матбугат хезмәтендә комплекслы стационар психологик-психиатрия экспертизасы тәмамланмаган булуын әйтәләр.

Элегрәк Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясендә В.П.Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәге Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип таныды», — дип хәбәр иткәннәр иде.

Фото:  архив/Михаил Захаров tatar-inform

Чыганак: http://https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-07-2021/tiksher-komitetynda-gal-vievny-psihiatriya-ekspertizasy-t-g-ll-nm-g-nlegen-yttel-r-5831015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев