Кардиохирург Ренат Акчурин вафат
Россия Фәннәр академиясе академигы, атаклы кардиохирург Ренат Акчуринны чәршәмбе, 9 октябрьдә, Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирлиләр. Ул кичә, 6 октябрьдә, 78 яшендә вафат булды.
Россия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин 6 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
Хушлашу мәрасиме иртәгә, 9 октябрьдә, иртәнге сәгать 10да академик А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев