Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карбыз ашап ябыгып буламы?

Карбызны күп ашау капма-каршы нәтиҗә бирә — кешедә симерү куркынычы арта.

Карбызны күп ашау артык авырлык җыюга китерә. Моннан тыш, бер ашаганда җиләк-җимешләрне зур порциядә ашарга ярамый. Бу хакта гастроэнтеролог һәм диетолог Нурия Диановага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

 

Табиб сүзләренчә, сәламәтлекне саклау өчен карбызны күп ашарга ярамый. Бу җимешне ярты кг ашау инде артык норма дип санала. Иң яхшысы 200 грамм чамасы ашау, диде белгеч.

 

«Мәсәлән, кабыгы чистартылган 500 грамм карбыз — бу зур порция, бер утыруда 200 грамм гына карбыз ашарга кирәк. Карбызны көн дәвамында берничә мәртәбә дә ашарга мөмкин, әмма бер утыруда бер карбызны ашап бетерергә ярамый», — дип киңәш итте ул.

 

Диетолог әйтүенчә, җиләк-җимешләрне күп ашау инсулин резистентлыгын арттыра. Нәтиҗәдә, кеше тазара, ә ябыкмый.

 

Иммунитетны ныгыту өчен көненә 1-2 җиләк-җимеш ашап кую яхшы. Дөрес порция 200 грамм чамасы, диде табиб.

 Чыганак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ