Иртәгә Баулы мәктәпләрендә – Соңгы кыңгырау бәйрәме
25 майда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтәчәк.
Быел районда 11нче сыйныфны – 127, 9нчы сыйныфны 348 егет һәм кыз тәмамлый. Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар 9 сәгатьтә башлана, бары 7нче мәктәптә – 10 сәгатьтә.
19 сәгатьтә Октябрь мәйданында чыгарылыш укучылары өчен дискотека була.
9нчы сыйныф укучылары 24 майда ук йомгаклау аттестациясен тапшыра башлый – инглиз теленнән, ә 11нче сыйныф укучыларының беренче Бердәм дәүләт имтиханы – 27 майда, бу көнгә сайлап алынган предметлар – география һәм рус әдәбияты имтиханнары билгеләнгән.
Фотосурәт:"Хезмәткә дан" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев