Интертаттан 8 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
8 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Көндез бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +3..+8º, көнбатыш районнарда +12˚; көндез +19..+24º градус
8 сентябрь
Кимүче ай. Ай Арыслан йолдызлыгында
Яшелчә бакчасы
Бүген утырту һәм күчереп утырту эшләре башкармаска киңәш ителә. Туфракка минераль ашлама кертергә. Яшелчәләрне киптерү һәм консервлау өчен җыеп алырга.
Чәчәк түтәле
Кышламаучы күпьеллык чәчәкләрне казып алу эшләрен башкарырга була.
Җиләк-җимеш бакчасы Кура җиләген, карлыганны, крыжовникны яшәртү, формалаштыру өчен сабакларын кисәргә. Авыру һәм уңыш бирми торган агачларны һәм куакларны кисәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев