Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ильяс Гозәеров: Ковидка каршы чараларны тикшерүне көчәйтергә кирәк

Эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, районда чикләү чаралары саклана.

Яңа коронавирус инфекциясе чигенергә ашыкмый, киресенчә, вирусның яңа формалары тарала. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, илдә инфекциянең “омикрон” штаммы рәвешендәге яңа дулкыны көтелә.

Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыять аркасында кертелгән чикләү чаралары турында искәртте. Республика башлыгы сүзләренчә, барлык учреждениеләр вирусның яңа дулкынына әзер булырга тиеш: резервта өстәмә ятак-урыннар һәм дарулар булу зарур.

Баулы районында соңгы атнада Covid-19ның яңа очраклары ачыкланмаган. Пандемия башланганнан бирле, районда ковид белән авыруның 146 очрагы теркәлгән. Шулай да тынычланырга ярамый.

– Баулы районы әлегә вируска каршы коллектив иммунитетка ирешмәде. Бүгенге көндә ковидка каршы 18706 кеше вакцинациянең тулы курсын узган, бу күрсәткеч 80 проценттан да кимрәк, – дип, мәгълүмат бирде Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфыйков.

Вакцинация буенча активлык күрсәтмәгән 60 яшьтән өлкәнрәк һәм эшсез баулылар булу борчу уята. Билгеләп үтелгәнчә, районда үлүчеләр саны турныда сөйләгәндә, нәкъ менә өлкән яшьтәге гражданнар еш телгә алына. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге баулылар коронавирус инфекциясеннән генә түгел, ә хроник авырулардан да үлүе билгеле.

Вакцинация турында сөйләгәндә, Ринат Шәфыйков кабат прививка ясату – халыкны ревакцинацияләү –  кирәклеген искәртте.

Баулы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрне ревакцинацияләү өчен предприятиеләргә чыгу мөмкинлеген карый. Моның өчен предприятие җитәкчеләренә кабат прививка ясау өчен кирәкле мәгълүматны – теләгән препаратны һәм хезмәткәрләр санын – алдан ук әзерләргә кирәк, – диде Ринат Шәфыйков.

Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрләргә вакцина ясау өчен, медиклар предприятиеләргә бару мөмикнлеге бар. Моның өчен, җитәкчеләр, хезмәткәрләр санын һәм препарат исемен күрсәтеп, алдан исемлек төзергә тиеш.

Соңгы көннәрдә Баулы районында коронавирус белән вәзгыять тотрыклы булса да, район администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәдә ковидка каршы чаралар үткәрүне, Роспотребнадзор вәкилләре катнашында махсус комиссия тарафыннан оешмаларда битлек киюне тикшерүне, дезинфекция чараларын куллануны дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

– Кайбер гражданнар тынычланды, битлек кияргә оныталар. Тикшерүләрне дәвам итәргә һәм хәтта көчәйтергә кирәк. Без яңа “омикрон” штаммыннан нәрсә көтәсен белмибез, әмма үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга тиешбез, – дип ассызыклады Ильяс Гозәеров.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев