Иглин районында коточкыч авария: 17 яшьлек кыз үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Бүген Башкортстанның Иглин районында коточкыч авариядә яшь кыз үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән.
Фаҗига кичке җиденче яртыларда Уфа-Иглин-Красная горка юлының 28 нче километрында була. Биредә «Subaru Outback» һәм «Kia Sportage» кара-каршы бәрелешә.
Subaru машинасында утырып баручы 17 яшьлек кыз урында ук үлә. Тагын дүрт кешене, шул исәптән 8 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр.
Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.
Чыганак hэм фото: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев