Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы комбайнчылар грант алачак

Агымдагы елда, узган еллардагы кебек, комбайнчылар арасында Татарстан президенты грантына республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булдырылган.

Конкурс игенче һөнәренең абруен арттыру, популярлаштыру, 2020 елгы урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү максатыннан, шулай ук уңышны тиз арада һәм сыйфатлы итеп җыю алу, Татарстан агрәсәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатыннан үткәрелә.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе ашлык суктыру күләме һәм чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 200 җиңүчене билгелиячәк.

Конкурс объектив булсын өчен, техника, куәтенә карап, төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә – 140-230 ат көче, икенчесенә – 230-290 ат көче, өченчесенә 300-326 ат көче, дүртенчесенә 351-530 ат көченә ия булган техникада эшләүчеләр.

Үзйөрешле чапкычлар төркемендә МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200 комбайннарында эшләүчеләр.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы даими мониторинг алып бара. Мониторинг мәгълүматына караганда, бүгенге көндә конкурста ашлык суктыруда – 1284, печән чабуда 135 комбайнчы катнаша.

Конкурста Баулы комбайнчылары да катнаша. Игътибарыгызга районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар турында мәгълүмат (таблица) тәкъдим итәбез. Республиканың иң яхшы комбайнчылары арасына кереп, грантка лаек булган комбайнчы тиздән билгеле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X