Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грипп, ОРВИ һәм коронавирустан саклан!

Җәмәгать урыннарында, кибеттә, транспортта йөреп кайтканнан соң, ашар һәм ризык әзерләр алдыннан кулларны сабынлап юыгыз

Кулларны юарга мөмкинлек булмаса, дезинфекция чаралары һәм юеш салфеткалар кулланыгыз 

Пычрак куллар белән биткә һәм күзләргә кагылмагыз 

Чит кеше сөлгесен файдаланмагыз 

2нче кагыйдә: ЭШ УРЫНЫН ЧИСТА ТОТАРГА

Эш урыны чиста булырга тиеш 

Вирус һәм инфекцияләр өстәл, урындык, компьютер, клавиатура, сумка (һ.б.) өстенә «утырырга» мөмкин. Шуңа күрә аларны, көнкүреш химик чистарту чараларын файдаланып, яхшылап сөртегез

Эш бүлмәсен һәм өйне даими җилләтеп, юып-җыештырып торыгыз 

3нче кагыйдә: ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТӘРГӘ 

Көн саен душ кереп, чәчегезне юыгыз. Гомумән, вирус иярмәсен өчен чәчләрне туздырып йөрмәскә кирәк 

Көненә 3-4 тапкыр агып торган су белән битегезне һәм борын куышлыкларын юыгыз 

Кул биреп исәнләшү, үбешү, кочаклашуларны сирәгәйтегез 

Эш урынында теләсә кайда түгел, ә махсус билгеләнгән урында гына ашагыз

4нче кагыйдә: МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ КИЯРГӘ

Кешеләр күп була торган урыннарга, авырулар янына барганда медицина битлеге киегез 

Битлек борын һәм авызны яхшылап каплап торырга тиеш. Аны 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәк 

Битлекне салгач, тизрәк чүп савытына ташлагыз 

Даруханәдән алган медицина битлеге калмаса, аны дүрт кат марлядан үзегез ясагыз 

Кәгазь кулъяулыклар кулланырга тырышыгыз

5нче кагыйдә: АВЫРЫЙ БАШЛАСАҢ, НИШЛӘРГӘ? 

Тән температурасы күтәрелү, калтырату, баш авырту, хәлсезлек, томау төшү, йөткерү, сулыш алуның авыраюы кебек симптомнар күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итегез 

Өйдәгеләр белән якыннан аралашмаска тырышыгыз, аерым савыт-саба кулланыгыз һәм аны аерым чүпрәк белән юыгыз

6нчы кагыйдә: СӘФӘРЛӘРНЕ КИЧЕКТЕРЕП ТОРЫРГА 

Коронавирус таралган җирләргә бармагыз 

Чит төбәккә барырга туры килсә, эштәгеләргә кайда һәм күпме вакытка китүегез турында хәбәр итегез 

CоVID-19 коронавирусы кебек куркыныч инфекцияләр таралган илдә булып кайткач, 14 көн дәвамында кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/gripp-orvi-m-koronavirustan-saklan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев