Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фронтовикларның фоторәсемнәрен китерегез

Татарстанның күпфункцияле үзәге “Үлемсез полк” реестрын тулыландыруны дәвам итә.

Күпфункцияле үзәкнең Баулы филиалы хәбәр иткәнчә, теләге булган кешеләр, 9 майда бөтенхалык йөрешендә катнашу өчен, фронтовик туганнарының фотосурәтен бушлай бастыра ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан кешенең фотосурәтен һәм мәгълүматын (исемен, фамилиясен, атасының исемен, туган һәм вафат булган көннәрен) тапшырырга кирәк. Эшкәртелгән фотосурәт А4 форматында бастырыла.

Баннерны рәсмиләштерү өчен алдан мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фотосурәтләр республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә кабул ителә, Казанда гына бастырыла. Фоторәсемнәрне эшкәртү һәм кайтару өчен вакыт кирәк. Өстәвенә, бу елны без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, Үлемсез полк”та катнашырга теләүчеләр күбрәк булыр, димәк, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгатьләр саны да артачак.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев