Фәнис Яруллинның шигырьләр җыентыгы аудиокитап булып чыккан
"Таткнига" сайтының "Аудиокитаплар" бүлегендә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 68 шигырен үз эченә алган җыентыгы пәйда булды.
Шигырьләрне Г.Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев укыган.
www.tatkniga.ru сайтында аудиоязмаларны бушлай тыңлый һәм теләгән җайланмага күчереп алырга мөмкин.
Мәшһүр артистларыбыз, дикторларыбыз катнашында Татарстан китап нәшриятының яңа аудиокитаплар яздыра башлавы хакында хәбәр ителгән иде инде. Узган ел 162 сәгатьлек аудиоязмаларга татарның иң легендар әдәби әсәрләре керде. Быел 500 сәгатьтән күбрәк классик әсәрләр ишетергә мөмкин булачак.
Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.
https://tatkniga.ru/media-book/rus/index.html/
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25458
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев