Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фатирларны файдалануда яңа кагыйдәләр: нәрсә өчен штраф салулары бар?

Катгый рәвештә берни дә үзгәрмәде, диярлек. Ни телисез – шуны эшлисез, әмма тавышланып башкаларга комачауламагыз, планировканы үзгәртмәгез, йорт җимерелмәсен өчен конструкцияләргә кагылмагыз, ремонтны вакытында башкарыгыз, балконда тәмәке тартмагыз

«Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сүзләренчә, 22 сәгатьтән 7 сәгатькә кадәр, шулай ук «тыныч сәгать» вакытында төшке аш вакытында тавышланырга ярамый. Мәскәүдә алда телгә алынган законны бозучыларга карата физик берәмлекләргә – 2-3 мең сум штраф салу каралган. Бу хакта "РИА Новости" яза.

 

Шулай ук, үз белдегең белән фатирның планировкасын үзгәртеп кору өчен штраф алырга мөмкин. Балконны кухня белән берләштерү моңарчы да законсыз иде. Моның өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Моннан тыш, фатирда кибет яки хостел ачарга ярамый, моның өчен 1,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Балконда тәмәке тарту өчен дә җәза бирергә мөмкиннәр. Әгәр күршенең милкенә тәмәке төтеннәре эләгүе ачыкланса, моның өчен 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Подъездда, балалар мәйданчыгында тәмәке тарткан өчен штраф өч меңгә кадәр артачак.

 

Подъездда чүп-чар саклаган өчен өч мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш самокат һәм велосипед үтеп керү һәм баскычка чыгу юлларын капларга тиеш түгел. Хокук бозган очракта физик затка 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр янгын чыкса, ә комачаулаган предметлар чит милеккә зыян китерүгә сәбәп булса, штраф күләме 50 мең сумга җитәчәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев