Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләргә теләүчеләргә эш урыннары бар

Бүгенге көндә халык мәшгульлеге үзәгендә 550 кеше исәптә тора, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе өч процент тәшкил итә, чагыштыру өчен – былтыр нибары бер процент булган.

Яңа кагыйдәләр буенча, эшсез булып теркәлүне дәүләт хезмәтләре порталында онлайн режимда да башкарырга мөмкин. Эшсезләр моннан актив файдалана: 10 апрельдән 13 октябрьгә кадәр мәшгульлек үзәгенә 996 гариза кергән. Шунысы билгеле булган: алар арасында өйдә эшсез утырмаучылар да бар. Кемдер, соры хезмәт базарында эшләп, мәшгульлек үзәгеннән пособие дә ала.

Баулыларга төрле вакансияләр тәкъдим ителә, алар йөзгә якын.

Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсен киметү өчен, халык мәшгульлеге үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәреп тора. Мәсәлән, бу атнада хат ташучылар урыннары тәкъдим ителде, чөнки почтага хезмәткәрләр җитми, аеруча авылларда. Дөрес. Почтага эшкә барырга теләүчеләр бик юк.

Вакансияләр ярминкәсендә почта бүлегенә машина йөртүче эше дә тәкъдим ителде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев