Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электрон хезмәт кенәгәләре – ничек ул?

Яңа технологияләр чоры бөтен дөньяны колачлый, һәм быел илнең һәм Татарстанның һәр эшләүче кешесе тормышларындагы яңа этап – электрон хезмәт кенәгәләренә күчү белән очрашачак. Яңалыкның нечкәлекләрен Россия Пенсия фондының Баулы районы буенча идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев аңлатты.

– Бу көннәрдә күп кенә эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр бераз дулкынлана: без еллар дәвамында кечкенә генә китаптагы язмаларны сакладык, ә хәзер яңа дәрәҗәгә күчәргә һәм интернетка ышанырга кирәк. Цифрлы форматкакүчү ихтыяҗы ни белән бәйле?

Яңа эш форматына күчү Россия Федерациясенең 2019 елның 16 декабрендәге 436 һәм 439 номерлы законнары үз көченә керү белән бәйле, аның нигезендә, без 2020 елның 1 гыйнварыннан электрон хезмәт кенәгәләренә күчү юнәлешендә эшне башлап җибәрәбез. Билгеләп үтик, бу ел күчеш чоры булып тора, һәм без акрынлап цифрлы форматка күчәчәкбез. Ә инде 2021 елдан башлап электрон китапларны кертү барлык эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булачак.

– Предприятиеләргә, беренче чиратта, нәрсә эшләргә һәм күчүгә күпме вакыт бирелә?

– Быел берничә мөһим вакыт билгеләнгән. Бу атнада, 15 февральгә кадәр, барлык эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне кабул итү һәм эштән азат итү шартларындагы барлык үзгәрешләр турында хисап бирергә кирәк. Бу эш бирүче хезмәткәрләр белән үткәрә торган барлык йөкләмәләргә дә кагыла: кешеләрне эш урыныннан күчерү, яңача оештыру, компаниянең исемен алыштыру.

Моңа кадәр, гыйнвар аенда, оешманың кадрлар эшчәнлеге өчен җаваплы затын билгеләргә кирәк иде, чөнки барлык иминләштерүчеләрнең кадрлар хезмәте юк.

– Яңа тәртиптә эшләүгә күчү өчен нинди техник мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк? Махсус программалар урнаштыру кирәкме?

– Оешмаларда бухгалтерлар файдалана торган программа булуы да җитә. Шул ук каналлар буенча кадрлар хезмәткәре иминиятләштерелгән хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында отчет җибәрәчәк.

Кадрлар бүлеге булмаган яки штатта бер хезмәткәр булган очракта, компанияләргә нишләргә?

– Бу очракта, эшмәкәрләр, алдан пенсия фонды бүлегенә барып, салым вәкилләре аша мәгълүмат бирә алалар. Пенсия фонды андый компанияләргә үз мәгълүматларын салым вәкилләре аша бирү хокукын бирә.

– Быел электрон форматка күчәргә өлгермәгән очракта нәрсә булачак?

– Закон нигезендә, без быел электрон кенәгәләргә күчәргә тиеш.

– Оешма җитәкчеләренә, хезмәткәрләргә электрон хезмәт кенәгәләренә күчү нинди вакыт эчендә үтәлергә тиеш икәнлеген тагын бер кат искәртеп үтегез әле.

– Шушы көннәрдә, 15 февральдә, барлык эш бирүчеләр дә, хезмәткәрләр санына карамастан, үз хезмәткәрләре турында мәгълүматларны пенсия фондына тапшырырга тиешләр. 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәсен электрон яки искечә, китапчык формасында сайлау хокукына ия булулары турында хәбәр итәргә кирәк. Һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр, эш бирүчеләр үз хезмәткәрләреннән 2021 елда хезмәт кенәгәсен алып баруның нинди формасын сайлаулары турында гариза кабул итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе – барлык эшләүче россиялеләргә яхшы таныш документның яңа форматы кертелә. Электрон кенәгә хезмәткәрләрнең үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны даими һәм уңайлы күзәтеп баруын тәэмин итә, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ачачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсенең яңа форматына күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәне кирәк кадәр сакларга мөмкин.

 

Евгения ЛЕВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев