Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Экспертлар рубль курсы кимү сәбәпле кыйммәтләнәчәк товарларны атады

Чит ил продукциясе 10-35, торак 10-15 процентка кыйммәтләнәчәк.

Чит ил товарлары 10-35 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип саный басма сораштырган экспертлар. Шул ук вакытта халыкара компанияләр ил эчендә җитештерә торган товарларга бәяләрне 10 проценттан да арттырмаячак.

Шулай итеп, балалар товарлары, кием-салым һәм аяк киеме, кулланучылар электроникасы, көнкүреш техникасы һәм фармацевтика кыйммәтләнүе көтелә.

Әгәр агымдагы рубль курсы сакланса, торак та 10-15 процентка кыйммәтләнәчәк.

Россиядә импортны алыштыру, тулаем алганда, нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтә экспертлар. Шуның аркасында инфляция 4 проценттан артмаячак.

Автомобильләр 6-10 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу илнең Lada маркасына да кагылачак, чөнки Россия автоҗитештерүчеләре чит ил җиһазларын куллана.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/11-03-2020/ekspertlar-rubl-kursy-kim-s-b-ple-kyymm-tl-n-ch-k-tovarlarny-atady-5728201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев