Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Егетләр сынатмадылар

"Электро-Энергосервис" ЧҖҖның Баулы ЭЭЦ оператив-диспетчерлык хезмәте командасы "Татнефть-Энергосервис" ИК ЧҖҖ бүлекчәләренең яшь хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык конкурсында 1нче урынны яулады.

Конкурс теория һәм практика өлешләреннән оештырылды. Энергетика өлкәсендәге 11 әйдәүче һөнәр буенча 25 команда көч сынашты. Баулылылар командасына "Һөнәре буенча иң яхшы" исеме бирелде һәм диплом, акчалата премия тапшырылды. Предприятие данын инженер-диспетчер Сирин Минәҗев, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтёрлар Азат Сәмигуллин һәм Вадим Мөгътәсимов якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев