Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт Думасына ана капиталы программасын киңәйтүгә бәйле төзәтмәләр тапшырылды

2020 елның 1 гыйнварыннан беренче сабые туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк.

«Бердәм Россия» партиясе РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына ана капиталы программасын киңәйтүгә бәйле төзәтмәләр тапшырды. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

2020 елның 1 гыйнварыннан беренче сабые туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Икенче бала туган очракта ана капиталының күләме 150 мең сумга кадәр артачак.

Моннан тыш, төзәтмәләрдә күздә тотылганча, ана капиталы сертификатын бирү турындагы карар моннан элеккеге кебек бер ай дәвамында түгел, ә гаризаны кабул итү датасыннан 15 көн дәвамында кабул ителәчәк.

Төзәтмәләр «Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасында бәян ителгән йөкләмәләре нигезендә әзерләнгән», дип искәрттеләр «Бердәм Россия» партиясендә.

2020 елда ана капиталы түләү өчен, РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, «Демография» илкүләм проекты кысаларында 122 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Фото:http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/11-02-2020/d-l-t-dumasyna-ana-kapitaly-programmasyn-ki-yt-g-b-yle-t-z-tm-l-r-tapshyryldy-5721938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев