Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дамир Фәттахов яңа вазифага билгеләнде

Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнде. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләде.

Әлеге карарны Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мушистин имзалаган.

Дамир Фәттаховның карьера үсеше турында федераль дәрәҗәдә берничә тапкыр язып чыккан иделәр.

Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Татарстан башкаласында туган. 1997 елда Татарстан Республикасы Эчке Эшләр органнарында эшли башлый. 2001 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәге бүлеген җитәкли.

2006 елдан алып, өч ел Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе булып эшли. 2010 елдан башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы постын били. 2015 елда Татарстанның Суга сикерү федерациясе президенты итеп билгеләнә. 2018 елның 22 июненнән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкли.

Чыганак:  Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев