Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган

Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган. Фаҗига 26 октябрь көнне көндез булган. Малай, аңын югалтып, уку йорты коймасы янында җиргә егылган. Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

«Үсмер соңгы көннәрдә кәефе начар булуын әйткән. Ул башы бик каты авыртуга зарланып медицина кабинетына мөрәҗәгать иткән, аның кан басымы уйнаган. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң ачыкланачак», – дип хәбәр итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев