Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаңгы шуу гомерне озынайта

Кар яву белән, кышкы спорт төрләрен яратучылар чаңгыга баса. Шундый баулылар инде беренче карлар явып үткәннән соң да яраткан спорт төре белән шөгельләнергә чыктылар дисәк, һич арттыру булмас. Хәзер чаңгы шуучыларны урман буйларында көннең теләсә кайсы вакытында күреп була.

Кышның нинди генә көне булуына карамастан, битне чеметтерерлек салкынмы, әллә инде бераз гына буранмы, чаңгычылар урманда, саф һавада. Баулылы Зөлфия Булатова балачактан чаңгы шуарга яраткан, күңеленә хуш килгән спорт төрен ул әле дә ташламый. Чаңгы шуу сәламәтлеккә уңай йогынты ясый ди ул.

Чиста, саф һавада урман буйлап, чаңгы юлыннан кояш нурында җемелдәгән ап-ап карга карап, чаңгыда йөрисең. Нинди хозурлык, җан рәхәте, моны чаңгыда шуучылар гына аңлыйдыр. Без барганда урман буена берничә кеше чаңгыда шуарга килде. Ә бит Баулыбызда кышкы спорт төре белән шөгыльләнер өчен бар шартлар да тудырылган.

Рәсимә Пошвага тиздән 82 яшь тула. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ханым да кечкенәдән чаңгы шуарга ярата. Әле дә атнасына өч тапкыр, икешәр сәгать чаңгыга баса ул.

Оптимист, спорт яратучы Рәсимә апа әле килеп чыккан чирләрдән дә куркып тормыйм ди.

Чаңгы шуу төрле яшьтә дә файдалы. Сәламәт булыйм дисәң, вакыт табып, чаңгыларны алып кышкы урманга килергә кирәк. Сәламәт тәндә, сәламәт рух булганын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев