Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быелгы көздә Баулыдан 28 егет армиягә китәчәк

Көзге чакырылышта Россия армиясе сафларына китәчәк Баулы егетләре хөрмәтенә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Призывник көне оештырылды.

Чарада ватаныбыз сагына басачак егетләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин егетләргә һәм аларның әти-әниләренә теләкләрен җиткерде.

– Армиядә хезмәт итү – һәр ир-егет тормышында мөһим чор. Армия – характер көчен, кыюлыкны һәм җитлеккәнлекне беренче сынау ул. Яшүсмерлек чорыннан олы тормышка күчү чоры, дияргә дә мөмкин, – диде Рамил Гатиятуллин. – Армиядә хезмәт итү характерыгызны чыныктырырга, мөстәкыйль, җаваплы һәм дисциплиналы булырга ярдәм итәр. Әти-әниләрегез генә түгел, ә район халкы да сезнең белән горурланыр, дип өметләнәм. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим. Онытмагыз: тугын ягыгызда сезне көтәләр, сезгә ышаналар.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында 58 баулылы хезмәт итә. 50дән артык егет контракт буенча хезмәт итә. Быел Баулы районыннан 28 егет армиягә китәчәк. Бәйрәмдә район башлыгы иң беренче китәчәк егетләр – Игорь Будовой, Артём Пчелов, Дмитрий Веденеев, Илья Демидов, Рафаэль Якуповка армиягә чакыру кәгазе тапшырды.

Яшь армиячеләр исеменнән егетләрне Ансель Җангәрәев котлады. Ул яшь армиячеләрнең Югары Пышма шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә барулары турында сөйләде, армия тормышының куркыныч булмавын, кызык икәнен әйтте. Бүләк итеп, “От чего так в Россия берёзы шумят...” җырын башкарды.

Бәйрәмдә Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов та егетләргә теләкләрен җиткерде. Ул армия хезмәтенең дәрәҗәсе артуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә егетләр армиягә теләп бара. Быел берничә баулылы Чистай шәһәрендә ДОСААФ автомәктәбендә “С” категорияле машина йөртүче хәрби белгечлегенә укыган. Илшат Халитов Динар Вәлиевкә, Илфат Кудряшовка, Азамат Дәүләтовка, Илнар Ситдыйковка мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Быел армиягә китәчәк егетләр дә рәхмәт сүзләре әйтте. Нияз Нәфыйков призывниклар исеменнән әти-әниләргә мөрәҗәгать итте.

– Кадерле әти-әниләр! Бүген сезгә мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне әйтәбез, – диде ул. – Сабыр, кайгыртучан булганыгыз өчен, безне аңлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Илебезне лаеклы якларга вәгъдә бирәбез, сезгә безнең өчен кызарырга туры килмәс. Хәрби бурычыбызны намус белән үтәп, әйләнеп кайтырбыз.

Баулы егетләренең беренче төркеме армиягә 24 октябрьдән соң китәчәк. Призыв кампаниясе декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев