Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел ял итәргә кая барырга?

Бик тиздән җәйгә керәбез. Быел чит илләргә барып булмастыр инде, әле үзебезнең Кара диңгезебезгә барып җитә алсак.

Бу көннәрдә интернетта «Победа» авиакомпаниясенең билетлар сата башлавы турындагы хәбәр таралды. Аңа кадәр күп кенә илләрнең карантиннан соң үз чикләрен ачарга җыенуы хакында билгеле булды. Әмма Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов, чит илгә барып ял итүне иң яхшы дигәндә август аена калдырырга кирәк, ди. Аның сүзләренчә, бу — иң иртә срок, ә иң пессимистик срок — октябрь. Аныңча, үзебезнең республиканы якынрак өйрәнү, авылларда яшәгән туган-тумачалар белән күрешеп-танышу өчен иң кулай вакыт хәзер.

«Победа» авиакомпаниясенең очышларын яңартуы исә ял итәргә баручы туристлар өчен түгел, күбрәк командировкага йөрүчеләргә кагыла.

— Сез үзебезнең курортларга бара аласыз. Тик анда баргач ике атна карантинда утырачагыгызны истә тотыгыз. Беркая чыкмыйча бүлмәдә утырасы була. Ике атналык юллама алсагыз, ундүрт көнегез дә бүлмәдә үтәчәк, бу ял түгел, үзеңне җәфалау була бит. Үзбикләнү режимын гамәлдән чыгаргач кына ялга тыныч күңел белән барырга мөмкин. Шуңа да авиаочышларның яңартылуын туризм белән бәйләп карарга әле иртә, — ди Рамил Мифтахов.

Чит илләргә баруга килгәндә, Европа илләре үзбикләнү режимын бетерергә уйлый. Тик бу әле бер яклы гына, анда бару мөмкинлеге булсын өчен үзебезнең илнең дә чикләрен ачуы кирәк, дип аңлата туроператорлар ассоциациясе президенты. Һәр илдә авыручылар саны төрлечә. Италиядә аларның саны кимеде, Россиядә алай дип әйтеп булмый әле.

«Аэропорт» гражданнар авиациясе ассоциациясе генераль директоры Виктор Горбачев да халыкка якын айларга авиабилетлар алмаска киңәш итә. «Һичьюгы Мәскәү, Санкт-Петербург ачылмый торып, авиаочышлар турында сөйләүдән мәгънә юк. Кунакханәләр, отельләр, рестораннар ябык. Россиянең 98 процент шәһәрендә үзбикләнү режимы дәвам итә. Туристларны ике атналык карантин көткәндә, бу ялдан канәгать калуыгыз икеле. Чит илгә ял зонасына очу август–сентябрьдән иртәрәк башланмаячак. Авиабилетлар могҗизага өмет итеп, реклама буларак сатыла. Акчаны кире кайтару авыр булачак. Рейсыгызны да соңгарак вакытка күчерергә вәгъдә итә башлаячаклар», — дигән ул «АиФ”ка.

Краснодар крае исә 1 июньнән медицина лицензияләре булган шифаханәләрне ачарга ниятли. Моннан кала Роспотребнадзорның яңа тәкъдимнәрен дә үтәргә кирәк. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән саклану чараларын гамәлгә ашыру мөмкин түгеллеген дә таныйлар. Аларны кертү хезмәтләрнең 40 процентка артуына китерәчәк, дип яза «Известия».

Роспотребнадзор тәкъдим иткән документ нигезендә, дезинфекция ясау өчен уңайлы булсынга, шифаханәләрдә обойларны һәм келәмнәрне, йомшак җиһазларны алып атарга һәм дым кертми торган матраслар алырга кушалар. Номерны көненә ике тапкыр юып чыгарга һәм анда бер генә кешене кертергә тәкъдим ителә. Номердан битлек белән генә чыгарга ярый, үзең белән антисептик булу шарт. Инфекция табыла калса, шифаханә обсерватор режимына күчәргә тиеш була. Боларны үтәргә җиңел түгел, шуңа да Роспотребнадзор таләпләрнең кайберләрен кабат карап чыгарга вәгъдә иткән.

Сәламәтләнү туризмы ассоциациясе башлыгы Елена Трубникова да үзбикләнү режимыннан соң кабат карантинга эләгәсе килми, шуңа да мондый шартларда шифаханәләргә килергә теләүчеләрнең саны аз булачак дигән фикердә.

Пандемия һәм аның белән бәйле чикләүләр бөтен дөньяның туризм индустриясен какшатты. Коронавирус сәбәпле югалту кимендә 22 млрд доллар тәшкил итәргә мөмкин.

Туризмнан кергән акчага гына яши дияргә мөмкин булган кайбер илләр бу җәйдә туристларны кабул итәргә әзерләнә. Иң батыр ил дип Төркияне атарга була. 20 майда Төркия чит ил туристлары, шул исәптән Россиядә яшәүчеләр өчен чикләрне ача, дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе. Грузия, Әзәрбайҗан, Украина, шулай ук Европаның һәм Якын Көнчыгышның кайбер илләре гражданнары әлегә сәламәтләндерү ялына гына бара ала.

Черногория диңгез туризмы өчен чикләрен ачкан да инде. Анда төрле илдән яхтсменнар килә. 1 июль рәсми рәвештә туристлык сезонын ачарга ниятли. Греция белән Кипр да шул вакытка ниятләп тора.

Грузия 15 июньнән эчке туризмны ача, 1 июльдән чит ил кунакларын кабул итәргә әзерләнә.

Хорватия июнь уртасыннан да иртәрәк ачылмаячак. Евросоюз илләреннән килүчеләрне 9 майдан ук кертә башлаган. Аларга командировка яки ашыгыч шәхси эшләр буенча илгә керергә рөхсәт. Башка илләргә әлегә көтәргә кала.


Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/press/21-05-2020/byel-yal-it-rg-kaya-baryrga-sh-ri-kazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев