Быел ел азагына кадәр ит, сөт һәм макарон бәяләре артачак дип фаразлыйлар
Азык-төлек бодаена бәя арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.
Якын арада Россиядә макарон, шулай ук терлек азыгы кыйммәтләнәчәк, бу исә үз чиратында, ит һәм сөткә бәяләр артуга китерәчәк.
Эксперт фикеренчә, азык-төлек бодае бәяләре арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.
Моннан тыш, терлек азыгы культуралары — бишенче класслы бодай, арпа һәм фураж кукурузы кыйммәтләнәчәк. Аларга бәяләр арту, үз чиратында, ит һәм сөт бәяләренең артуына китерәчәк.
Шулай ук балык кибетләре челтәренә нигез салучыларның берсе яңа елга Россиядә балык һәм балык продуктларына бәяләр артачак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев