Бурычлы баулылар утсыз утыра
Шәһәр һәм район халкының электр энергиясе өчен 1 миллион 270 мең сумнан артык бурычы җыелган. Бурычлылар 849 абонент.
Бүгенге көндә бурычы булган 35 кешенең торагына электр энергиясе бирү туктатылган.
“Татэнергосбыт” җәмгыяте Бөгелмә филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү Баулы офисы мәгълүматына караганда, бурычлылар белән эш алып барыла. Бурычлы бурычын түләргә бернинди омтылыш та ясамаса, электр энергиясе белән тәэмин итүче судка мөрәҗәгать итә.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев