Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Битлек һәм дистанция әле дә актуаль

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта Баулы районында Ковид-19 диагнозы куелган авыру теркәлмәгән. Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктырган авыру белән элемтәдә булган бер баулылы – медицина күзәтүендә.

Галина Алатырева билгеләп үткәнчә, пневмония белән авыру очраклары күп булса да, аларның саны кискен арту күзәтелми. Узган атнада пневмония белән авыруның 77 яңа очрагы теркәлгән (аннан бер атна алдарак 61 очрак иде). Узган атнада 160 кешегә (шул исәптән 73 бала) кискен респиратор авыру диагнозы куелган, аннан бер атна алдарак 134 баулылыга, шул исәптән 38 бала авыруы теркәлгән.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта 78 баулылы пневмониядән амбулатор дәвалана, 38 кеше провизор госпитальдә ята. Хастаханәдәге күпчелек авыруларның хәле уртача дәрәҗәдә. 23 кеше – кислород ярдәме ала. Биш кеше авыр хәлдә, аларны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтыру мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев