Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Calendar.ru Истәлекле көннәр сайты хәбәр иткәнчә, 1882 елда немец микробиологы Роберт Кох (Robert Koch) туберкулезны китереп чыгарган сәбәпне ачыклауга ирешә. 1905 елда галим әлеге хезмәте өчен медицина өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

1993 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарфыннан туберкулез ил күләмендәге афәт дип, ә 24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан ителә. 1998 елдан ул БМО тарафыннан рәсмиләштерелә.

Туберкулез - дәвалап була торган авыру, һәм бу юнәлештә даими эш алып барыла. Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, хәзерге вакытта шундый авыруларны ачыклауда һәм дәвалауда җитәрлек көч куелмый.

Һәр елны туберкулез белән авыручы 9 миллион кешенең 3 миллионы дәвалану узмый. Шунлыктан Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ул - барыннан да элек, халыкны әлеге дөньякүләм эпидемиянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштыру, профилактика алымнары һәм аңа каршы көрәш юллары турында агарту эшләре алып бару чарасы булып тора.

Татар-информ

Фото:indubnacity.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев