Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Безнең ишегалды” проекты турында сөйләштеләр

Быелгы җәйдә Татарстанда күп фатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү проекты гамәлгә кертелде һәм проектның беренче этабы тормышка ашырыла башлады. Әлеге этап, йортларда яшәүчеләр белән очрашып, алар белән төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре турында фикер алышудан гыйбарәт. Көньяк-көнчыгыш округ буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның Баулы районы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән очрашуында шул хакта сүз барды.

Хезмәт коллективы белән очрашуны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин ачты.

Ул 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачагы турында, шулай ук безнең районда тормышка ашырыла торган республика программалары хакында сөйләде. Чыгышы ахырында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә, шәһәребезнең чисталыгын саклауда, аны төзекләндерүдә хезмәт куйганнары өчен, рәхмәт белдерде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов “Безнең ишегалды” ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү проекты хакында сөйләде. Биш ел эчендә республиканың барлык шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге күп фатирлы йортларның 9300 ишегалдын ремонтлау күздә тотыла.

– Ишегалдын төзекләндерүнең яңа стандартына ишегалдына керү юллары, парковкалар, уен мәйданчыклары, яктырту һәм ял зоналары да кертеләчәк. Барлык ишегаллары да ремонтланырга, яхшы хәлгә килергә тиеш, – диде Ирек Салихов. – Программа киләсе елдан эшли башлаячак, Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы агымдагы елның ахырына кадәр кешеләрнең теләкләрен кабул итәчәк, аннары аларны берләштереп, һәр ишегалды буенча проект эшләячәк.

Баулыда беренче этапта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җиде ишегалды ремонтланачак. Агымдагы атна ахырында, депутат Ирек Салихов катнашында, йортларда яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү модельләре турында фикер алышулар булачак. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре очрашу барышында үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, гамәлдәге депутатка наказларын калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ