Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белешмәне теләсә кайсы шәһәрдә алырга була

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә түбәндәге ике төр белешмә бирү гадиләштерелгән: хөкем ителү-ителмәү турында һәм наркотиклар кулланганга административ җәза факты булу-булмау турында белешмәләр.

Хәзер андый белешмәләрне Та­тарстандагы күпфункцияле үзәк­нең теләсә кайсы офисыннан алы­рга мөмкин, хезмәтне алуга гари­заны кайда язу мөһим түгел.

Күпфункцияле үзәкләрдә хезмәт күрсәтү стандартлары нигезен­дә, хезмәтләр күрсәтү схемасы гади: документка гариза язу һәм аны алу бер үк офиста башкары­ла. Алда телгә алынган белеш­мәләрне алуга килгәндә, гариза­ны бер офиста тапшыру, икенче­сендә алуның техник мөмкинле­ге барлыкка килгән. Белешмәләр­не әзерләү вакыты – 30 көн. Алар әзер булган вакытта кеше респу­бликаның башка почмагында бул­са, документны шул җирдә алыр­га мөмкин. Ел башыннан күпфунк­цияле үзәкнең Баулы филиалында мондый белешмәләргә 300дән ар­тык кеше заказ биргән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев