Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча 1 апрельдән күчерелә башлый

Акчаны я банк хисабына күчерәләр, я хат ташучы алып килә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында» Хөкүмәт сәгате вакытында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 75 мең сум һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 25 мең сум 1 апрельдән түләнә башлаячак. Акча я банк счетына күчәчәк, я хат ташучы алып киләчәк.

Сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, камалыштагы Ленинград халкы, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга 75 мең сум биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәре, балигъ булган яшьтә концлагерьда булган тоткыннарга иллешәр мең сум каралган. Татарстанда, моңа өстәп, сугышта катнашканнарга, ветераннарга 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына 5 мең сум биреләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең барлык почмакларында да сугыш ветераннарына бертөрле караш һәм ярдәм булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде.

Фото:  К.Гимазовой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев