Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы фермеры сүзендә торды

Бу көннәрдә Татар Кандызы, Поповка, Салих һәм Фоминовка авылларыннан 860 пайчы үз амбарларын ашлык белән тутыра.

Узган ел, корылык аркасында, фермер Вахит Исламгалиев авыл халкы белән пай җирләрен арендага алган өчен исәп-хисап ясый алмаган иде. Халык җыеннарында ул быел, планлаштырылган уңыш алган очракта, әлеге авылларда яшәүчеләргә ике ел өчен берьюлы исәп-хисап ясарга вәгъдә бирде. Быел хуҗалыкта бөртеклеләрнең уңышы яхшы, гектардан 32 центнер. Хәзерге вакытта хуҗалык авыл халкына бер пай өчен 6 центнер (2018 һәм 2019 ел өчен өчәр центнер) исәбеннән ашлык бирә.

Моннан тыш, Кандыз фермеры Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авылдашларына үзенчәлекле бүләк ясады: шушы көннәрдә авыл клубында татар эстрадасының танылган артистлары концерты булачак, билетлар хакын фермер түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев