Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылыны чүплекләр борчый

“Баулы-информ” редакциясенә баулылы Владимир Калашников мөрәҗәгать итте. Пенсионер сүзләренә караганда, Кызылъяр авылы янындагы карьер территориясе чүп белән тулган: һәр сулык янында диярлек көнкүреш калдыклары аунап ята.

Владимир Калашников безгә сөйләгәнчә, ул табигатькә еш чыга: балык тотарга, гөмбә һәм җиләк җыярга ярата.

Владимир Калашниковны Кызылъяр авыл җирлегендәге сулыклар аеруча борчый, ул анда еш була. Әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен, “Хезмәткә дан” хәбәрчесе аның белән чүплек барлыкка килгән җиргә юл тотты. Сүз уңаеннан, сулыкка барган юлда ук, чокырда зур гына төзелеш чүп-чары өеме –  ватык җиһаз, шкаф һәм башка чүп-чар – күзгә ташланды.

Ә менә сулык янында хәлләр аеруча начар. Биредә еш кына баулылар, күрше Башкортстан кешеләре ял итә. Ял итеп, ашап, эчеп утыралар да, үзләреннән соң тау кадәр чүп-чар калдырып, китеп тә баралар.

 “Баулы-информ” редакциясе әлеге уңайдан Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Алия Йосыповага мөрәҗәгать итте. Һәм белгеч икенче көнне үк Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина белән әлеге чүплек урынына барды. Җирлек башлыгы сүзләренчә, мондый хәл беренче ел гына күзәтелми – чүп-чарны җыештыра торалар, тик сулык янында ял итүчеләр  территорияне тагын чүпкә батыра.

Алия Йосыпова сүзләренә караганда, мондый чүплекләр барлыкка килмәсен өчен, һәр гражданин табигатькә мөнәсәбәтендә җаваплылык тоярга тиеш. Чөнки, җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста дип, юкка гына әйтмиләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев