Баулылы Сочида гран-при яулаган
Яшь баулылы Тимур Әсәдуллин Сочи шәһәрендә “Академия искусств” балалар һәv яшүсмерләр халыкара фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булган.
Тимур конкурста “Нәфис сүз” номинациясендә катнашкан. Нәтиҗәдә ул беренче премия лауреаты дип табылган. Шулай ук ул конкурсның төп бүләгенә дә лаек булган – гран-при алган. Тимур Әсәдуллин укучылар йортының “Большая перемена” театр берләшмәсенең (җитәкчесе – Алсу Сәетова) кече төркемендә шөгыльләнә.
Фотосурәтhttps://vk.com/public92745332
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев