Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы – республика конкурсы финалисты

“Ватан” яшьләр клубы мөдире Динара Хөснуллина Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына Казанда узган республика конкурсында катнашкан.

Әлеге конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистлык күренешләрен профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларны әхлакый-эшлекле сыйфатлар, хокук, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дәүләт сәясәте нигезләре, хокукларын белү, идарә карарларын кабул итү күнекмәләре һәм башка критерийлар буенча бәяләгәннәр.

Бу этап кысаларында Динара Хөснуллина укуларын уңышлы үткән һәм конкурсның финалына чыккан.

Конкурс тәмамлангач, Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына республика конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы булган.

Фото: "Яшьләр дөньясы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев